Каратал авылында яшәүче Наилә Габдулла кызына 90 яшь тулды. Әлеге зур бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев котлады. Газинур Габидуллин район Башлыгы Павел Лоханов исеменнән Наилә Габдулла кызын юбилее белән тәбрикләде, шулай ук РФ Президенты В.В.Путинның шәхси котлау сүзләрен укып китте. Кама Тамагы районы исеменнән чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырылды.