Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Җәваһирә Җәләлова үз күзәтүләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклаша

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

      – Бала өендә ни күрсә, шуңа өйрәнә. Гаиләдә ата-ана ашарга пешерә, өй җыештыра, кер юа, кадак кага, төзәтә һәм башка күп кенә эшләр башкара – бала боларны күреп үсә. Аны яшьтән эшкә җәлеп итәргә кирәк, – ди Җәваһирә Сәлим кызы.  – Моны уен рәвешендә башкарырга була. Мәсәлән, “Тылсымлы бармаклар” уены – балага борчакны дөге ярмасыннан араларга кушабыз. Бала ярдәм итәргә дә өйрәнә, уен аның бармаклары өчен дә файдалы. Баланы табын әзерләшергә, савыт-сабаны җыеп алырга өйрәтергә була. Чүп чиләген түгү, кер элгәндә кер кыстыргычларын биреп тору, чәчәкләргә су сибү кебек эшләрне ул мөстәкыйль рәвештә башкара ала. Бергә кошлар өчен җимлек ясарга мөмкин. Бу балада социаль күнекмәләрне үстерә. Аш бүлмәсендә сүзлек запасын баету буенча уеннар уйнарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International