Бүген, 2 мартта көнне, Олы Салтык авыл җирлеге базасында, язгы ташуга әзерлек буенча Кама Тамагы муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр буенча чираттагы комиссия утырышы булып узды.
Күчмә утырышта комиссия әгъзаларыннан тыш районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.