Кама Тамагы педагоглары биш зона конкурсларында катнашачак

2017 елның 3 марты, җомга

   9 март көнне  Апаста педагоглар өчен берьюлы биш зона конкурслары узачак.

   Бу көнне үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән  тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, өстәмә белем педагоглары һәм белем бирү идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары уртаклашачак.

   Сөйки мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Шакирова зона этабын уңышлы узды һәм конкурста финалга чыкты, шуның белән без дә аны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International