2000-2005 елларда ул безнең районга җитәкчелек итте. Фидаил Әүхәтдин улы килгәч, районыбызда халык хуҗалыгының күп кенә тармакларында сизелерлек уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Район халкы һәм кунакларның игътибарын җәлеп иткән беренче нәрсә - ул торак пунктларның тышкы күренеше үзгәрү булды. Зур поселокларда яңа биналар барлыкка килде, заманча архитектура поселок һәм авылларга да үтеп керде. Нәкъ менә ул елларда КЦСОН, прокуратура, Иске Казиле мәктәбе, бала тудыру йорты, полиция биналары төзелде, район мәдәният йорты, Кама Тамагы урта мәктәбе, үзәк район хастаханәсе биналарына реконструкция ясалды, нәкъ бу вакытта шәхси кибетлар төссез "тартмалардан" матур биналарга әверелде. Район үзәгендә беренче "Чәчәк бәйрәме" үткәрү күп мәшәкать тудырса да, уңай хис-кичерешләргә бай булды, поселок, торак пунктлар гөлбакчага әверелде. Аның кешеләрне эшкә җалеп итү идеяләрен хәзер дә кулланалар. Район башлыгы, эше күп булуга карамастан, кырларга чыгып, чәчү яки урып-җыю чоры алдынгыларын, иң яхшы савымчыларны, терлекчеләрне бүләкләде, аларның проблемалары, уй-теләкларе белән кызыксынып торды. Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләренең артуында зур роль уйнады.
- Бүгенге көндә район җитәкчелегенең хәле яхшырак, - ди Фидаил Әүхәтдин улы. - Аларда төзелеш буенча 30 Президент программасы бар. Ә мин эшләгәндә боларның берсе дә юк иде. Һәp төзелеш алдан әзерлек таләп итә, моның өчен акча табарга кирәк, кайвакыт бурычка керергә туры килде, ләкин мин бер генә идеядан да баш тартмадым. Районда эшләу, аны яхшы якка үзгәртү, яшәү, эшләү өчен уңайлы, заманча һәм матур итү ошый иде. Фидаил Әүхәтдин улы Шиһапов катлаулы хезмәт юлы үткән. Хезмәт эшчәнлеген Яшел Үзән МСОсында мастер-төзүче булып башлый. Соңрак, җитәкче вазифаларында эшләп, зур тәҗрибә туплаган, халыкның социаль проблемаларын өйрәнгән. Төзелеш өлкәсендәге тәҗрибәсе, кешеләр белән эшли белүе, зур оештыру сәләте, икътисадый фикер йөртү осталыгы аңа төзелеш һәм транспорт, элемтә эшчәнлеген уңышлы координацияләргә мөмкинлек биргән. Фидаил Әүхәтдин улы җитәкчелек иткән бу чорда районда социаль-икътисади үсеш өлкәсендә район халкының тормыш дәрәҗәсе күтәрелү күзәтелде. Ул район предприятие һәм оешмаларының эшен дөрес итеп оештырды. Булдыклы җитәкче буларак, карарларны алдан уйлап кабул итә белде.
Кама Тамагы муниципаль районы җитәкчелеге юбиляр адресына булган күп санлы котлауларга кушыла. Аңа озын гомер, сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, бетмәс-төкәнмәс энергия тели. Бу изге теләкләргә элеккеге коллегалары да кушыла. Ә район халкы аны район өчен куйган зур хезмәте өчен хөрмәт хисе һәм җылы сузләр белән искә ала.