7 март көнне Атабай клубында язның беренче бәйрәме 8 Март халыкара хатын –кызлар көне уңаеннан “ Җырым булсын бүләгем “ дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Гүзәл затларыбызга яз кояшына өстәп ихлас котлаулар, матур җырлар, дәртле биюләр бүләк ителде. Концертта мәдәният хезмәткәрләре һәм авылның үзешчәннәре катнашты.