Кама Тамагы муниципаль районына эшлекле визит белән "Ак Барс" ХК ААҖ генераль директоры Егоров И. М. килде

2017 елның 14 марты, сишәмбе

13 мартта Кама Тамагы муниципаль районына  эшлекле визит белән "Ак Барс" ХК ААҖ  генераль директоры Егоров И. М. килде. Иван Михайлович "Кама Тамагы "АХП" ҖЧҖ  Олы Бортас бүлекчәсе территориясендә узган  күчмә киңәшмәдә катнашты.  

Киңәшмәдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, "Ак Барс" ХК ААҖ  АПК директоры Камил Галиев, районның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, "Ак Барс" ХК ААҖ составына керүче хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләр. Очрашуда терлекчелек, үсемлекчелек мәсьәләләре, язгы-кыр эшләренә әзерләнү буенча фикер алыштылар.  "Кама Тамагы "АХП" ҖЧҖ  директоры  Рамил Каюмов хуҗалыктагы эшләрнең торышы белән таныштырды, булган проблемаларны яңгыратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International