15 мартта Россиядә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.
Агымдагы елда ул "Кулланучылар хокукы санлы формат чорында" девизы астында үтә. Төп игътибар интернеттан файдаланучы кулланучылар хокукын яклауга бирелә.
ТРда Дәүләт алкоголь инспециясе Яшел Үзән территориаль бүлеге Кама Тамагы районындагы "24 сәгать" РайПО кибетендә кулланучылар өчен мәгълүматлар буклеты һәм "Вестник потребителя" газетасы тарата. 15 марттан 31 мартка кадәр эш көннәрендә 2-15-60 "Кайнар линия" телефоны буенча сораулар бирергә мөмкин, шулай ук кулланучылар хокукы темасына багышланшан күчмә чаралар оештырыла.