Кама Тамагы укучыларына яз көне сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр

2017 елның 17 марты, җомга

   17 март көнне Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогының дәүләт инспекторы Нияз Нуриев Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә  «Яз көне сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына сыйныф сәгате үткәрде.

   Информацион-өйрәтү чараларын уздыру барышында ГИМС хезмәткәре балаларны  оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, «Яз көне сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына лекция укыды, үз-үзеңне суда тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырды. Барлыгы чарада 80 кеше катнашты.

   Участок хезмәткәре балаларга язгы каникуллар вакытында күңелле һәм куркынычсыз ял теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International