Кадетлар «Рост.Ок» ҖЧҖ теплица комплексында булып кайттылар

2017 елның 21 марты, сишәмбе

"Җаваплы ата-аналар мәктәбе" программасын тормышка ашыру кысаларында,  "Советлар Союзы Герое М. А. Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе" ДБМУ бишенче сыйныф укучылары  тәрбияче Рахматуллин Р.Б. һәм педагог – психолог Гыйззәтова Н.И. белән бергә Куйбышев Затон штп урнашкан «Рост.Ок» ҖЧҖ теплица комплексында булып кайттылар.Оешма җитәкчесе Леонид Нагаев кадетларга яшелчә һәм чәчәкләрне үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде.  Егетләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International