“Яз килә -Нәүрүз килә”

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

   Нәүрүз борынгыдан килгән яңа елны каршылау бәйрәме ул. Көн белән төн тигезләшкән чорга 21 мартка туры килә. 19 гасырда нәүрүз көннәрендә  ул берәр атнага -10 көнгә сузылган. Йорттан йортка кереп нәүрүз әйтеп йөрү гадәте булган.

   Каратал авылында да 20 март көнне, 1-7 сыйныф укучылары һәм мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызнын изге йолаларының берсе -Нәүрүз бәйрәме җитү уңаеннан, йорт хуҗаларына төрле такмаклар әйтеп- май, ярма, күкәй җыйдык. Халык та бу бәйрәмне яратып көтеп ала.

   21 март көнне Каратал авылы клубында “Яз килә Нәүрүз килә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды.Мәдәният йорты сәхнәсе матур итеп бизәлгән, “Нәүрүз мөбәрәкбад!!!”, “Нәүрүз бәйрәменнән күренешләр” дигән стендлар эленде. Каратал авылы китапханә мөдире Д. Сөләйманова бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Бәйрәм татар халык биюләре, җырлары, уенннары белән үрелеп барды.  Г. Мифтахов, Т. Яруллина,  Р. Фәтхуллина һәм Г. Яруллиннарның чыгышларын халык яратып тыңлады. Алып баручы Д. Сөләйманова шигырләр сөйләп, яз кызлары Нәүрүзбикәләрне (Р.Хасанова һәм Ф. Хасанова) чакырды. Алар үзләренең көчләрен, тапкырлыкларын сынадылар. Аннан бәйрәмгә алар тавышын ишетеп Кыш бабай (Т. Яруллина) килеп керде. Сизеп торабыз, ул үзенең биләмәләрен көч сынашмыйча, тартышмыйча гына бирмәячәк. Һәм ул Нәүрүзбикә белән кашыкка күкәй салып та ярышып карады, таяк та тартышты, бию ярышы да игълан итте. Нәтиҗәдә салкын кышны Нәүрүзбикәбез барыбер җиңде.

   Бәйрәм авыл халкы биргән нигъмәтләр, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән табын артында дәвам итте. Нәүрүз кызы халыкны Вафина Илүзә пешергән Карга боткасы авыз итәргә, тәмле коймак белән чәй эчэргә чакырды. Килгән кунакларның барысы да дөньялар тыныч булсын дигән теләкләр белән таралдылар.

                                                                                                                   Каратал авылы китапханә мөдире Д. Сөләйманова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International