Кама Тамагы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча эш алып барыла. Күп фермерлар инде дәүләт ярдәме акчасын алып уңышлы эшли.
22 мартта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Галимҗанов Алмаз, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү маркетинг бүлеге җитәкчесе Камалиев Госман, идарәнең консультанты Даминов Равил составындагы комиссия районның кайбер гаилә фермалары һәм мини-фермалар эшен тикшерде. Каракова Елена, Макаров Олег (Красновидово авылы), Дамир Гыйләҗев (Чаллы авылы), Равилов Фирдүс (Иске Казиле авылы), Гыйниятуллин Гаптеләхәт (Кече Бортас авылы), Җәләлиева Рамилә, Төхвәтуллин Рамил, Камалиева Наилә (Балчыклы авылы ) һәм Сергей Павловларның (Мордва Каратае авылы) мини-фермалары тикшерелде. Тикшерелгән барлык мини-фермалар төзелгән исәп-хисап сметалары нигезендә күтәрелгән, сыерларның баш санын план күрсәткечләренә җиткерү буенча эш алып барыла. Шулай ук "Яшь фермер" һәм "Гаилә фермасы" программалары буенча грантлар откан КФХ лар тикшерелде. Иске Казиле авылыннан КФХ башлыгы Сафин Тәлгать Әнвәр улы 24 баш савым сыеры фермасы булдыру өчен "Яшь фермер" программасы буенча грант откан. Чыгымнар планы буенча грант акчасына МТЗ-82 тракторы сатып алган, 30 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 баш сыер һәм аларны карап тоту өчен бүләмәләр эшләнгән. Грант акчасы билгеләнеше буенча файдаланылган. Бишалаб авылыннан КФХ башлыгы Мусина Лилия Габдулла кызы 24 баш савым сыеры фермасы булдыру өчен "Яшь фермер" программасы буенча грант откан. Тикшерү нәтиҗәсендә "Мусина Л. Г." КФХ эшендә җитешсезлекләр ачыкланган. Олы Мәрәтхуҗа авылыннан КФХ башлыгы Сәлимов Рамил Садретдин улы "Гаилә фермасы" программасы буенча грант откан. Чыгымнар планы буенча грант акчасына 8 тана сатып алынган, хәзерге вакытта 50 баш савым сыеры өчен терлекчелек фермасы төзү эшләре алып барыла. Грант акчасы билгеләнеше буенча кулланыла.