Кама Тамагы районы укучылар командасы ГТО кышкы фестивалендә катнашты

2017 елның 25 марты, шимбә

   Затон, Кама Тамагы һәм Сөйки мәктәпләре укучыларыннан торган  Кама Тамагы муниципаль районы командасы 21-23 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узган ГТО кышкы фестивалендә катнашты. Безнең җыелма команда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, ә катнашучыларның берсе - Екатерина Григорьева үз яшь категориясендә  ОФП  буенча нормативлар үтәүдә республика призеры булды.

   23-25 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә, укучыларның Спартакиадасы кысаларында, йөзү буенча ярышлар уздырылачак. Ярышларда безнең район командасын А. И. Сорокин җитәкләячәк.

   27 һәм 28 мартта Болгар шәһәрендә стритбол (баскетбол 3*3) буенча ярышлар узачак.  Кама Тамагы районы данын  Затон мәктәбе кызлары (тренер Горлова. Н.Н.) һәм  Сюйки мәктәбе егетләре (тренер Сорокин С. Е.) яклаячак.

   Каматамагылыларга ярышларда уңышлар  һәм нормативларны тапшырганда яхшы нәтиҗәләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International