Бүген МР Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Утырыш барышында көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды. Муниципаль райондагы төзелеш барышы турындагы доклад белән башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм ТКХ буенча беренче урынбасары Василий Глазков чыгыш ясады. Кама Тамагы Үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильяс Минвәлиев аерым категория гражданнарын дару препаратлары белән тәэмин итү турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Ильяс Илдус улы җыелучылар игътибарын диспансеризация үтү вакытына юнәлтте.
Районның муниципаль берәмлекләрендә гражданнардан үзсалым акчасын җыю барышы турында оператив мәгълүмат белән Кама Тамагы муниципаль районы финанс - бюджет палатасы рәисе урынбасары Венера Асейнова чыгыш ясады. Венера Фатыйх кызы ассызыклаганча, эшне активлаштырырга кирәк.