24 мартта Кама Тамагы муниципаль районының мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр. Тәмте мәдәният йорты залында иң иҗади һөнәр вәкилләре җыелды. Матур, якты номерлар бу көнне барлык катнашучыларны әсир итте.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е. В. Сороковнина, мәдәният бүлеге җитәкчесе А. В. Голованов, "ЦКДОН" МБУ директоры Н.С. Ибәтуллина бәйрәмдә катнаштылар һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Бу бәйрәм көнендә күп кеше Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Казан шәһәренең РНМЦ мактау грамоталары һәм Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде . Бәйрәм барышында шулай ук театр коллективлары да Олы Карамал авылы мәдәният йорты, Олы Кариле мәдәният йорты, Осинники авылы мәдәният йорты , Иске Барыш авылы мәдәният йорты, Яңа Сала авылы мәдәният йорты тетр коллективлары XVI Төбәкара театр коллективларының "Идел йорт" фестиваль-конкурсының район этабында иң яхшы спектакльләр куйган өчен бүләкләнделәр.