1 апрель көнне Сабир Өметбаев исемендәге Олы Кариле авылы мәдәният йортында концерт узды. Максат Олыкарилеләргә матур концерт программасы гына күрсәтү түгел, ә Салтык авылында төрле яшьтәге кешеләрнең бер йодрык булып шундый зур үзешчән сәнгать коллективына берләшеп матур, тату иҗат итүләрен күрсәтү иде. Сәхнәдә 38 кеше! (әле бу барысы да түгел!) Бу хәзерге заман өчен гаять зур күрсәткеч. Бу коллективка карап сокланып туймаслык бит! Бу укучы балалардан алып хезмәт ветераннарың үз эченә алган төрле яшьтәге, төрле профессия кешеләреннән торган коллектив. Монда беренчедән, җыр, бию, төрле гармуннарда уйнауның буыннар эстафетасы-дәү әти, дәү әнидән улга, кызга, киленгә, балаларга, оныкларга күчү процессы ачык күренеп тора. Икенчедән, монда укучы бала - әти,әни - укытучы, мәктәп чылбыры бик нык! Ирексездән Татарстаннын халык артисты Мингол Галеевның: "Әгәр укытучы үзенең укучысы белән бер залда утырып концерт яки театр караса, ул аның 11 ел биргән тәрбиясен алмаштыра" - дигән сүзләре искә төшә. Ә бит монда укытучы үзенең укучысы, аның әти-әнисе белән бер сәхнәдә чыгыш ясый! Нинди зур тәрбияви көч! Өченчедән, бу авылда әле гармун моңнары тынмаган, элеккеге кебек гөрли, дәвам итә. Алай гына да тугел, яшьләрнең төрле гармуннарда уйнавы, аларның моннан дистә еллар әлек чыккан, онытылып бара торган борынгы көйләрнең яңгыравы - искитмәле күренеш.