Бүген, 4 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авылында "Фоника Гипс" ҖЧҖ предприятиесе территориясендә "Татарстан Республикасында сәнәгать, төзелеш материаллары үсешенең төп юнәлешләре" темасына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының күчмә коллегиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, республиканың муниципаль районнары Башлыклары, эре төзелеш компанияләре һәм төзелеш материалларын җитештерүче, төзелеш комплексы оешмаларының җитәкчеләре катнашты.