Җиңүчеләр исемелегендә икенче тапкыр безнең районның элемтә бүлекчәсе дә бар. Искә төшереп китик, узган ел Затон элемтә бүлекчәсе район газетасына яздыру күләмен арттырып, җиңү яулаган иде. 2017 елда беренче ярты елга яздыру йомгаклары буенча бу номинациядә Тәмте элемтә бүлекчәсе җиңүче булды. Җиңүчеләргә дипломнарны “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин тапшырды.
Район буенча Тәмте элемтә бүлекчәсе күрсәтә торган участок иң зурысы. Ике авыл җирлегендә җиде торак пунктка хат ташучылар почта тарата. Газета һәм журналлар вакытында килсен өчен хат ташучылар хәттә шәхси транспортларын да файдалана. Бүлекчәнең сигез хезмәткәре хәзер 2017 елның икенче ярты еллыгына газета-журналларга яздыру эше белән шөгыльләнә. Бүлекчегә тәҗрибәле белгеч Любовь Юдичева җитәкчелек итә. Тәмте элемтә бүлекчәсе 1969 елда ачыла. Димәк, ике елдан соң почта хезмәткәрләре бүлекчәнең олы юбилеен билгеләп үтәчәк.