Келәнче авыл җирлеге территориясенә алтай мараллары җибәрелде

2017 елның 8 апреле, шимбә

     35 баштан 5се ата, 30ы ана болан, алар 12 гектар мәйданда әйләндереп алынган ярым ирекле шартларда асралачак. Биредә азык житәрлек, эчәрга су бар, боланнарга тирә-якны күзәтү уңайлы булсын өчен калкулык ясалган. Тиздән ясалма күл кар сулары белән тулачак. Маралларның беренче атнаны яңа урында ничек үткәрүләре хакында ТРда хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча район бүлеге житәкчесе Рамил Сафин сөйли. — Алтай өлкәсе мараллар үрчетү хуҗалыгыннан 4 мең км.аралыктагы юлны боланнар яхшы кичерде, хәзер үзләрен яхшы хис итәләр, - ди Рамил. — Аларны күптән Кама Тамагына кайтартасым килгән иде. Ниһаять, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткән иганәчеләр таба алдык. Якын арада байбаклар (сурок) белән шөгыльләнергә планлаштырабыз. Язын кабан дуңгызларын иреккә чыгарабыз, — дип киләчәккә планнары белан уртаклашты Рамил Сафин.

     Сүз уңаеннан, бу безнең районда мараллар үрчетүче бердәнбер җирлек түгел. Рус Бортасында алар елдан артык һәм ябык типта асрала. "Нәселле боланнарның иң ышанычлы төре — ул мараллар. 150 ел элек алар Антоновка авылы янында, Идел елгасы ярында яшәгән. Хәзер иганәчеләр ярдәме һәм ау хуҗалыгы раисе Айрат Миңнуллин белән бергә хыялымны тормышка ашырдык. Ике атна дәвамында 12 гектар җирне әйләндереп алдык. Һәм 35 марал төялгән машина кайтып туктады, — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты. — Бу эш минем өчен генә түгел, район өчен кирәк. Татарстан Президенты биш ел элек кабан дуңгызларына алмаш эзләргә кушкан иде. Кабан дуңгызларының республикага африка чумасы кертү куркынычы булганлыктан, аларны маралларга алыштыру аеруча уңышлы булачак. "Боланнарның бу төре безнең республика территориясендә асрау өчен яраклашкан — бездә haвa шартлары үзенчәлекле — бу Көньяк Европа, салкыннары да була. Ә мараллар салкыннарга чыдам, азык талымламый, шуңа күрә безнең шартларда үрчетү өчен иң кулай төр дип саныйм", — диде ТРда хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны көйләү, лицензия, дәүләт исәбе, кадастр бүлеге житәкчесе Ринат Чиспияков.

Кама Тамагы ау хуҗалыгында киләчәккә планнар төзиләр: язгы сезон башлангач, сулыкларда кыр үрдәкләре өчен ясалма оялар куелачак. Байбаклар үрчетүгә планнар бар, ерткыч җанварлар санын көйләү эше дәвам итә: ел башыннан аучылар 50гә якын төлке, ике буре аткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International