“Ак калфак” та кунакта

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

     Рухи мәдәниятыбызның нигезе булган туган телне саклау, үстерү белән бергә, халык йолалары, бәйрәмнәре гореф-гадәтләрен дә җыю һәм теркәү, аларның йә матурлык, халык рухына якын булганнарын сайлап алып халыкка кире кайтару заррури вә гаять тә олуг бер эш ул”.

     Каратал авылы китапханәсендә ничә еллардан бирле “Ак калфак” клубы эшләп килә. Клубның һәр члены шушы үткәргән чараларга даими килә һәм үзенә йөкләнгән эшне күңел биреп башкарырга телиләр,шулай ук үзләренең фикерләрен әйтергә һәм якларга эшлекле тәкъдимнәр кертергә тырышалар.

     Каратал авылы китапханәсендә  “Ак калфак” клубы әгъзалары белән күп кенә дәресләр үткәрелә. “Безнең мирас” журналыннан Динә Гатина, Ильдар Шәфыйков “Гаурәт саклау” дигән тарихи мирас буенча түгәрәк өстәл, Җәлил хәзрәт Фазлыев “Йөз дә бер вәгазь” китабы нигезендә “Эчәр суларың бетсә, кем коткарыр”дигән кебек темаларга атна саен диярлек дәресләр үтә, һәм мөнәҗәтләр әйтелә. Ә менә 11 апрель көнне китапханәдә “Ак калфак” клубын  алып баручысы Сөләйманова Камария апа башта Зөфәр хәзрәт Тәхавиев вәгазь-нәсыйхәт дигән китабы нигезендә дәрес алып барды, аннан Имам Абдуррахман Кайа “Мәңгелек йортка таба” дигән китабы ярдәмендә кәфенлектән “Ахирәт күлмәге” кисәргә өйрәтте. Мондый остазларыбыз  булганга без бик сөенәбез, аларга исәнлек-саулык теләп “Ак калфак” клубы түгәрәге озак еллар эшләвен телибез.

                                                                                                “Ак калфак” клубы әгъзасы   Рәсимә Файзуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International