Район туган якны өйрәнү музеенда АКШтан килгән кунаклар булды. Тамырлары белән Кама Тамагыннан булган гаиләнең өч буыны район тарихы белән танышты. Марина һәм Алексей Суриковлар 30 елдан артык Америка Кушма Штатларында яши. Кече Ватаннарыннан алган тәэсирләр белән алар Кама Тамагы табигате, Лобач тавы сурәтләнгән сувенирларны да өйләренә алып кайтып китәчәк.