2010 елдан башлап һәр май аенда "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!" дигән девиз астында Келәнче авылы зиратына кумелгән, якты дөньядан мәңгелек йортка киткән әти-әниләрен, әби-бабаларын, туганнарын, авылдашларын хөрмәт иткән аларның рухлары шат, зират өсләре чиста булсын дигән авылдашлар тарафыннан өмәләр үткәрелә.
Быелгы өмә 13 май көнне сәгать 8.00 дә башлана. Шушы белдерү юлларын укыгач читтә яшәүче туганнарыгызның, авылдашларыгызның өмәгә килүләрен сорагыз. Килгәндә үзегез белән балта, бензопила алып килегез.
Кызыксындырган сорауларыгызны Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыровка (сәркатиб Рәйсә Хәсәнова) 8 (84377) 33-4-31 телефоны аша бирә аласыз.
Өмәдә узган елдагы кебек төшке аш вакытында чәй эчүләр оештырылачак, сөләшүләр булачак.