27 апрельдә Кәрим Тинчурин театры артистлары элеккеге хезмәттәшләре, якын дуслары Татарстанның халык артисты Ринат Мифтаховны искә алу, каберенә чәчәкләр кую өчен Чаллы авылына кайттылар. Кунаклар арасында аның тормыш иптәше Миңнеруй ханым, кызы Гөлзидә, Исламия Мәхмүтова, Наҗәр Шәкурова, Зөфәр Харисов, Әнәс Галиуллин, Нуретдин Нәҗмиев һәм башкалар. Ринат Низам улын оста артист, яхшы иптәш, бик матур тавышлы жырчы буларак искә алдылар.