Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов янгын сүндерүчеләрне һөнәри бәйрәм белән котлады

2017 елның 29 апреле, шимбә

Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр һәм ветераннар!

Бүгенге көндә янгынга каршы хезмәт барлык хезмәтләр  арасында иң җитезе. Аның даими эшчәнлеге, хезмәткәрләренең һөнәрилеге гражданнарның тыныч тормышын гарантияли. Куркыныч янау хәбәре алуга янгын сүндерүчеләр, гомерләрен куркыныч астына куеп, ут белән көрәшергә чыгып китә. Бу авыр хезмәт кешедән фидакарьлек, югары дәрәжәдә осталык, экстремаль шартларда тиз арада дөрес карар кабул итә белүне таләп итә.

Чын күңелдән янгын сүндерүчеләр һәм ветераннарга, ирекле янгын сүндерүчеләргә көндәлек киеренке хезмәтләре, батырлыклары, җитезлекләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, авыр, ләкин тормыш өчен мөһим булган эшегездә уңышлар телим.

 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                                       П.Н Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International