"Олы Кариле" ААҖ 1177 га тукландыру төгәлләнгән. Тырмалау эшләре тәмамлана: эшләр мәйданның 85 % башкарылган. Көнбагыш чәчү башланды. Көнбагыш чәчүдә алдынгы механизатор Галимҗанов Илдар Ильязовичның агрегаты эшли. Аның игенчелек тармагындагы эш стажы 20 елдан артык тәшкил итә. 2016 елда күрсәткән югары җитештерү күрсәткечләре, намуслы хезмәте өчен ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән иде.
Хәзерге вакытта эшләр 1 сменада алып барыла, алга таба ике сменада эшләүне оештыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 50 га мәйданда инде берьеллык үләннәр чәчелгән. Яхшы уңыш алу өчен хуҗалыкта бөтен шартлар да бар.