Район хуҗалыклары үсемлекләрне саклау чараларына кереште

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Районда язгы бөртекле культураларны чәчү тәмамланды. Силос өчен  азык культуралары, кукуруз, малга азык  өчен берьеллык үләннәр чәчү бара. Инде шытымнар барлыкка килде, шуңа күрә район хуҗалыкларында үсемлекләрне саклау буенча эш алып барыла. Чүп үләннәренә каршы эшкәртү  2,2 мең гектар, корткыч бөҗәкләргә каршы 0,9 мең гектар мәйданда башкарылган. Алдынгылар рәтендә "Идел" ҖЧҖ "Барыш" бүлекчәсе, "Олы Кариле" ААҖ. Алар чүп үләннәренә һәм  корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүне төгәлләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International