Бүген тагын 8 кеше 2017 елның язгы-кыр эшләре барышында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен сертификатка ия булды. Алар: Маннапов Рәшит ("Олы Кариле" ААҖ, икенче тапкыр сертификат ала), Вәлиев Хәлим ("Идел" ҖЧҖ "Карамал" бүлекчәсе, икенче тапкыр сертификат ала), Селящев Валерий ("Карамал"), Вафин Тәфкил ("Бортас"), Ринат Гыймадиев ("Яңа Сала"), Илшат Вәлиев ("Бортас"), Зәйнуллин Рамил ("Бортас"), Кәримуллин Марат ("Карамал").
Сертификатларны механизаторларга муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов тапшырды. Ул язгы-кыр эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды.