Соңгы кыңгырау

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

   Бүген Кама Тамагы муниципаль районының барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды.  

   Соңгы кыңгырау — ул йөрәкне өмет, шатлык белән дулкынландыра торган бәйрәм. Бу бәйрәм һәр баланың хәтерендә  мәңгегә калырга тиеш.

   Районның һәр мәктәбендә  соңгы кыңгырау бәйрәменә учреждение, оешма җитәкчеләре чакырылган иде, алар район җитәкчелеге исеменнән укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән тәбрик итте.

   “Укытучыларыгызның хәтерендә мәңгегә калачаксыз, аларны онытмагыз. Сез уңышка ирешсен өчен алар бар көчләрен куйды. Сез яшь һәм талантлы, энергиягез һәм көчегез ташып тора. Куйган максатларыгызга ирешегез. Районыбыз сезнең уңышларыгыз белән горурланыр дип өметләнәм”, - диде район Башлыгы Павел Лоханов.

   ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын министрлык белгече Рүзәл Кәримов котлады. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева укучыларга матур теләкләр әйтте.

   Беренче укытучылар, сыйныф җитәкчеләре – барысы да бу көнне чыгарылыш сыйныфлар өчен иң җылы теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International