Район Башлыгы Павел Лохановның эшмәкәрләр көне белән котлавы

2017 елның 26 мае, җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

   Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Зур тырышлык таләп иткән хезмәтегез һәм инициативалы, актив булуыгыз нәтиҗәсендә яңа идеяләр тормышка аша. Кече һәм урта бизнес республиканың икътисади һәм социаль  өлкәләрен үстерүдә мөһим фактор булып тора: яңа эш урыннары барлыкка килә, яңа технологияләр кертелә, базар товар һәм хезмәтләр белән тулылана, аерым тармакларның нәтиҗәлелеге арта.

   Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, үз көчегезгә ышаныч һәм уңышлар телим. Районыбызны үстерүдә уңышлы хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәм.

   Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                                                        П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International