Районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Бүген МР Башлыгы П.Н.Лоханов рәислегендә районның  предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.  Киңәшмә барышында мәгариф һәм балаларның җәйге ялы буенча  көнүзәк мәсьәләләр  каралды. "Кама Тамагы муниципаль районының мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе   Е.А.Гыймадиева районның белем бирү учреждениеләрендә имтиханнарга әзерләнү һәм  аны үткәрү, балаларның җәйге ялы вакытында чаралар оештыру турында чыгыш ясады.  "Советлар союзы герое М.А.Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе" ДБМУ директоры И. М. Гомәров Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбендә белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеге турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International