Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

   2017 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының  бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә 10.00 сәгатьтән алып  13.00 сәгатькә кадәр Татарстанның  Халыклар дуслыгы йорты базасында  (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57нче йорт)  гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрәчәк. Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла.

   Чараның максаты - балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча  гражданнарга консультатив, юридик ярдәм күрсәтү. Чарада тармак министрлыклары һәм ведомстволары,  хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасының адвокатлар палатасы вәкилләренең дә катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International