"2017-2020 елларда Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасы буенча грантлар бирүгә КФХ сайлап алу буенча конкурс комиссиясе

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "2017-2020 елларда Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасы буенча грантлар бирүгә  крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе узды. Безнең районнан 3 КФХ башлыгы катнашты: Зиннатов Радик Рәшит улы, Садыйков Әлфрит Салимҗан улы, Ялалетдинов Азат Ришат улы.  Комиссия әгъзалары алдында алар үз бизнес-проектларын якладылар. Грант суммасы 1,5-3 миллион сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International