Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм!
Җәйнең беренче бу көне балаларыбызны аеруча кайгырту көне булсын. Аларның сәламәтлеге һәм иминлеге – һәр ата-ана өчен иң зур бүләк. Ата-ана мәхәббәте һәм кайгыртуы балага теләсә нинди эштә дә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә, үз-үзенә ышаныч өсти. Безнең балаларыбыз – илебезнең киләчәге.
Каматамагылылар уку олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм бәйгеләрдә даими рәвештә җиңү яулаучы яшь якташлары белән горурлана. Алар, зур уңышларга ирешеп, районыбызның талантлы һәм сәләтле кешеләргә бай булуын раслыйлар.
Чын күңелдән яшь буынга яхшы кәеф, бәхетле балачак, сәламәтлек, хыялларының чынга ашуын, ә ата-аналарга балалары бәхетле булсын өчен зур көч куюларын телим.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы П.Н.Лоханов