1 июньдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов финанс органнары җитәкчеләре белән, агымдагы мәсьәләләр буенча, атналык киңәшмә үткәрде. Игътибар үзәгендә – бюджетның керем өлешен үтәү һәм Кама Тамагы районының социаль-икътисадый үсеше. Шулай ук киңәшмә барышында бюджет чыгымнарын киметү мөмкинлекләрен карадылар.