Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашында, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Сергей Евгеньевич яшь гаиләләрне бәхетле вакыйга – бала туу белән һәм ана (гаилә)капиталына сертификатлар алу белән котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова ата-аналарга гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Традиция буенча яңа туган балаларга яшь парлар исеменнән йомшак уенчыклар тапшырылды. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ата-аналарга ана капиталыннан ничек файдаланырга икәнлеген аңлатты.
Сертификатка Никоноровлар (Красновидово авылы), Шереметьевлар, Фатыховлар һәм Төхфатуллиннар (штп. Кама Тамагы) гаиләләре ия булдылар. Һәр гаиләдә ана капиталын алу икенче бала туу белән бәйле .
Чын күңелдән яшь әниләргә һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, уңышлар һәм кояшлы көн телибез!