Россия көнен билгеләп үтү уңаеннан, 8 июньдә Кама Тамагы штп Т.А.Миңнуллин исемендәге паркта, Кама Тамагы урта мәктәбе волонтерлары 6-12 яшьтәге балалар арасында тематик квест оештырдылар. Интеллектуаль-күңел ачу уенында балалар игътибарлылык таләп итә торган биремнәр башкардылар. Шулай ук катнашучылар россия тарихы турындагы кызыклы фактлар буенча үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар.