12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме - Россия Көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 12 июнь көнне 10:00 сәгатьтә Кама Тамагы штп үзәк стадионында ир-ат командалары арасында футбол буенча ярышлар узачак. Шулай ук 11.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп Т.А.Миңнуллин исемендәге паркта "Минем йортым – минем Россия" дигән бәйрәм узачак. Программага түбәндәге чаралар кертелгән: Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы, бәйрәм концерты, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, аква гримм, "Китап игелекле кулларга" дигән акция, "Асфальтта рәсем". Район халкын һәм кунакларны әлеге чараларда актив катнашырга чакырабыз!