Хөрмәтле каматамагылылар!
Чын күңелдән сезне илебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген, милләтләр бердәмлеген символлаштыра.
Бүгенге көндә Россия – үз милли мәнфәгатьләре сагында нык торган, көчле һәм бәйсез дәүләт.Ул – меңьеллык тарихы, зур территроясе, уникаль табигый байлыклары булган ил, анда күп төрле халык, мәдәният, дини конфессия вәкилләре тату яши.
Дәүләтебезнең бердәмлеге һәм көче нигезендә – Туган илгә булган мәхәббәт тора. Бу иң тирән һәм мөһим идеяне без мирас итеп балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырабыз, чөнки илебезнең киләчәге бездән соң килгән буынга бәйле.
Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, киләсе көнгә ышаныч, яңа уңышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов