13 июньдә Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының киңәшмәләр залында райондагы терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук хуҗалык һәм бүлекчә җитәкчеләре, баш белгечләр, технологлар, терлек үрчетү буенча технологлар, ферма мөдирләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, "АК БАРС" ХК АҖ АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов катнашты.
Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Камалиев 2017 елның 5 ае буенча райондагы терлекчелек нәтиҗәләре, терлекчелек фермаларын һәм җәйге лагерьларны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. Хуҗалыкларның сөт, ит җитештерү, көтүне үрчетү эшен тәнкыйтьләде.
Киңәшмәдә шулай ук сөт җитештерү нәтиҗәлелеген, кадрлар белән тәэмин ителешне, вакытында хезмәт хакын түләүне, хезмәткәрләрне матди яктан стимуллаштыру чараларын арттыру турында фикер алыштылар.