Республика яшүсмерләр китапханәсе "Выбор" газетасы белән бергә оештырган "Габдрахман Әпсәләмов: патриот, язучы, кеше" дигән Республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Кама Тамагы районыннан Республика яшүсмерләр китапханәсе Дипломнары белән Сабирова Ләйсирә - Кече Салтык авылы китапханәсе укучысы, Мөхәммәтшина Чулпан - Кече Мәрәтхуҗа авылы китапханәсе укучысы бүләкләнде. "Җирлекара үзәк китапханә" МБУ Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.