Россия көнен бәйрәм итү кысаларында 14 июнь көнне "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлназ Хөснетдинова һәм Алия Айсина "Мин бу җирне туган ил дип атыйм" дигән темага рәсем күргәзмәсе үткәрделәр.
Әлеге чараның максатлары һәм бурычлары - сәнгать образлары булдыру аша балаларда булган иҗади потенциалны ачу; шәхеснең патриотик сыйфатларын көчәйтү; коммуникатив сыйфатлар формалаштыру һ.б.
Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Балаларның фантазиясе чиксез иде. Яшь рәссамнар грамоталар белән бүләкләнәчәк, ә аларның эшләре Казан шәһәрендә узачак махсус оештырылган конкурста тәкъдим ителәчәк.