21 июньдә Шакирова Асия Вафа кызын 90-яшьлек юбилее белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Николаевич Лоханов, Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина һәм Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы котладылар.
Асие Вафа кызына чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм РФ Президенты В.В.Путин исеменнән котлау телеграммасы тапшырылды.