ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Тәрбиячесез бер көн дә яшәп булмый- әлеге шигырь юллары узган сишәмбедә район үзәгенең “Салават күпере” балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучылары арасында үткәрелгән “Ел тәрбиячесе- 2015” конкурсының төп асылы булды.
Кама Тамагы һәм куйбышев Затонда торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче идарә компанияләре вәкилләре УК эшчәнләген лицензияләү кысаларында имтиханнарны уңышлы тапшырды. Эшчәнлекнең әлеге төренә лицензияләү бирү мәсьәләсен ТР Торак, архитектура һәм ТКХ министрлыгында якындагы көннәрдә хәл итәчәкләр.

Ел башында Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгына наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлегенә Кама Тамагы районында синтетик наркотик матдәләрне күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче төркем турында мәгълүмат керә.
21 февральдә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашачак.
21-22 февральдә сәгать 9да район мәдәният йортында балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр һәм курчак коллективларының “Иделкәем” республика сморт-конкурсының зона этабы үткәреләчәк.
“Дача амнистиясе” тәмамлану турындагы сорау белән мөрәҗәгать итүләр ешаюга бәйле рәвештә, ТРда Росреестр идарәсе агымдагы елның 1 мартында шәхси йортларга (шәхси торак төзелеше объектлары) хокукны дәүләт теркәвенә гадиләштерелгән тәртип тәмамлануын хәбәр итә.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
18 февральдә авылара  үзәк китапханәдә шигырь укучылар конкурсының икенче өлеше булды.
Быел совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллыкка әзерләнү кысаларында район мәдәният бүлеге театр коллективларының «Хәтердә сугыш мизгелләре бар» дип исемләнгән район смотр-конкурсын игълан итте.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
20 февральдә район үзәгендәге мәдәният йорты каршында кичке сәгать 3тә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Май чабу чучелосы ясау планлаштырыла.

17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
17 февральдә Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсендә медицина советы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International