Узган атнада Олы Мәрәтхуҗа авылының күп функцияле мәдәният үзәгендә Әниләр көненә багышланган концерт булды.
Бәйрәм концертын, кунакка кайткан Кама Тамагы якташлар җәмгыяте рәисе урынбасары Хәмит Газиев ачып җибәрде, ул барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады. Концерт дәвамында Айдар Гыймадиев, Суфия Гобәйдуллина, Фәрит Садыйков, нурфия һәм Әнәс Мәһдиевларның чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Ноябрьдә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" бәйгесе үткәрелде.
Кичә Тәмте урта мәктәбендә "Әфганстан. Башлану..." дип исемләнгән мәктәптән тыш чара үткәрелде.
Ул Билгесез солдат көненә, Ватан геройларын көненә һәм совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан кертүгә 35 ел булуга багышланган иде.
1 декабрьдә Тәмте урта мәктәбендә Бөтендөнья СПИДка каршы көненә карата "Тукта! СПИД!" акциясе үткәрелде.