ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
15 июнь Сөйки авылының пожарга каршы хезмәте посты җитәкчесе Әхмәтҗанов Радик мәктәп яны лагерена барды.
Математикадан база имтиханын 85 чыгарылышның 61е тапшырды.
17 июньдә Яр Чаллыда “Республика ГТО комплексы фестивале” ачыла.
Красновидоводагы М.Горький исемендәге музей ОАО «Камско-Устьинского ХПП», ЗАО «ТПК Агро-Трейд», ОАО «Каратунского ХПП» хезмәткәрләрен каршы алды.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
11 июнь Тәмте мәдәнияты йортына янәдән мәктәп яны лагере тәрбияләнүчеләре килде.Россия Көненә багышланган чараны китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде.

Затон урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында "Без сәламәт яшәү яклы" рәсемнәр конкурсы үткәрелде.

Россия ФМСы хәзерге сыйфатында РФ Президентының 2004 елның мартындагы фәрманы нигезендә оештырыла. 2006 елның 1 гыйнварыннан Россия миграция хезмәтенең төбәк органнары төзелә. Ике дистә ел эчендә эшнең яңа формалары һәм алымнарын үзләштереп, вәкаләтләре даирәсен киңәйтеп, миграция хезмәте шактый тәҗрибә туплаган. Бүген ФМС- чит ил гражданнарын исәпкә алу, гражданнарны теркәү мәсьәләләре, илебезгә керү документларын рәсмиләштерү һәм башкалар белән шөгыльләнүче мөстәкыйль орган.

18 июньдә график нигезендә 16.00-18.00 сәгатьтә прокуратура бинасында ТР прокуратурасының федераль законнарны башкаруга күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радмир Шәйдуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.

Кичә Кама Тамагы үзәк дәваханә базасында ТОФМС филиалы директоры Илсур Гарипов, МР башккарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Сороковнина, баш табиб Ильяс Миңневәлиев һәм аның урынбасарлары Вячеслав Климчук, Павел Фирсов, Светлана Суворова, “Ак Барс-Мед” иминләү компаниясе” ООО вәкиллеге директоры Ольга Липатова һәм вәкиллек белгече Илсөяр Мостафина катнашында түгәрәк өстәл утырышы булды.

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
14 июнь – Идел Болгарында ислам динен кабул итү көнендә район делегациясе Болгарда тантаналы чарада катнашып, тарихи урыннарга сәяхәт кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International