Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Белем көне белән котлавы!

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укытучылар, педагоглар һәм мәгариф ветераннары! Кадерле укучылар һәм студентлар!

   Чын күңелдән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!

   1 сентябрь алтын көз җитүен генә түгел, мәктәптә кыңгырау чылтыравы белән дә истә кала торган көн. Бу көнне меңләгән беренче сыйныф укучысы һәм беренче курс студентлары өчен беренче тапкыр кыңгырау чыңлаячак. Алар өчен гомерләренең кызыклы очрашулар һәм гаҗәеп ачышларга бай яңа этабы башлана. “Мәңге яшә, мәңге укы” гыйбарәсе бүгенге көндә дә көнүзәк, белем уңышлы карьера һәм имин тормыш өчен төп нигез булып тора.

   Барлык мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм. Сезнең хезмәт укыту-тәрбия мәсьәләләрен хәл итүдә югары һөнәрилек, инициативалы булуын таләп итә. Укучыларыгызның югары күрсәткечләре һәм рәхмәте хезмәтегез өчен бүләк булсын.

   Яшь буынга чын күңелдән белем доньясына мавыктыргыч сәфәр телим. Яңа үрләр яулагыз, яңа белемнәргә омтылыгыз, кыю карарларны тормышка ашырыгыз һәм шуны исегездә тотыгыз: бүгенге көндә белем – яхшы тормыш нигезе. Уңышлар сезгә!

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                                             П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International