Район учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә төп мәсьәләләр каралды.
Доклад белән Кама Тамагы районы буенча ДКУ бүлеге начальнигы Кадырова Наталья Геннадьевна чыгыш ясады, ул эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен яктыртты.
2025 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Дмитрий Михайлович сөйләде.