"Көзге кросс-2017"

2017 елның 16 сентябре, шимбә

16 сентябрьдә Кама Тамагында "Көзге кросс-2017" дип аталган массакүләм ярышлар булып узды.

Т. Миңнуллин исемендәге паркта 420дән артык кеше җыелган иде. Йөгерешчеләр Комарова урамы буйлап аска төшеп, аннан Аблиева урамына борылып, Халиди урамы буйлап йөгерделәр. Аннан башланган урынга кире кайттылар.

Аннан соң инде оештыручылар әлеге кроссның җиңүчеләре белән таныштырдылар.

Кызлар арасында:

1 урын - Ралина Мурадимова;

2 урын - Айгөл Сабирова;

3 урын - Виктория Кулигина.

Ирләр һәм егетләр арасында:

1 урын - Кирилл Кириллов;

2 урын - Реналь Ханбиков;

3 урын - Тимур Рахманов.

Алты яшьлек Рузаль Исмагилов һәм биш яшьлек Ксения Егорова ярышның иң яшь катнашучылары булып табылды. Иң кыю йөрәкле йөгерүче исеме Владимир Сороковнинга, ә иң гүзәл спортчы исеме Наилә Молчанскаяга бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International