Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән бергә 26 сентябрьдә районга эшлекле сәфәр кылачак. Сәфәре кысаларында ул белем бирү, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә булачак, шулай ук гражданнарны да кабул итәчәк.