Бүген Иске Казиле авыл җирлегенең Бөек Ватан Сугышы ветераны, элеккеге Ветераннар Советы рәисе Гәрәев Мансур Габдуллазян улын соңгы юлга озаттылар. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм хәрби комиссары урынбасары Альберт Закиров җеназада катнаштылар.